tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтенә күрә хөрмәте: Бөгелмәнең 14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллин 50 яшьлеген билгеләп үтте
Хезмәтенә күрә хөрмәте: Бөгелмәнең 14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллин 50 яшьлеген билгеләп үтте

Хезмәтенә күрә хөрмәте: Бөгелмәнең 14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллин 50 яшьлеген билгеләп үтте

25 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәрендә тантаналы рух хөкем сөрде. Аның сәбәпчесе булып Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Камил улы Гайнуллин торды. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган әлеге мөхтәрәм зат үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Бәйрәм чаралары гимназиядә башланып китте. Юбилярны, әлеге уку йортын төрле чорда тәмамлаган, бүгенге көндә белем эстәүче шәкертләре, хезмәттәшләре, Бөгелмә муниципаль районы хакимияте җитәкчелеге, җирле мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре һ.б.лар тәбрикләде.

Фәнис Гайнуллинның милли мәгариф юлындагы иҗтиһаты республика күләмендә яхшы мәгълүм. Нигездә, рус телле төбәк булып саналган Бөгелмә шәһәрендә Һади Атласи исемен горур йөрткән татар гимназиясе һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Әлбәттә, монда, беренче чиратта, гимназия директорының эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алуы, җитәкчелек итә белүе алдынгы планга чыга.

Бөгелмә шәһәре татар гимназиясе эшчәнлеге Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә дә яхшы таныш. Үз чиратында, алар Фәнис Гайнуллин эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Шуңа күрә, тантанада Фәнис Камил улының түшенә “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара берлеге медале беркетелде. Аңа алга таба тагын да югары уңышлар юлдаш булыр дип чын күңелдән ышанып калабыз.

БТКның Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Руслан Җәләев.

Рәсемдә: (сулдан уңга) Бөгелмә муниципаль районы
башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов,
Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллин, БТКның Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Руслан Җәләев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*