
Күренекле тарихчы Индус Таһиров лекциясе татар тарихы, күренекле шәхесләр, Татарстанның 100 еллык юбилее, татар телен саклау, федерализм проблемасы турында узачак. Шулай ук Татарстан төзелүгә зур өлеш керткән Мирсәид Солтангалиев шәхес турында да сүз булачак. Быел Сталинның беренче корбаны Солтангалиевнең атып үтерелүенә 80 ел тулды.
Индус Таһиров белән очрашуда студентлар, яшьләр һәм татар зыялылары катнашачак. Лекция кичке алтыда башлана.
Татар Штабы