Кукмара районында бәйгенең финалы узды. Анда 5-7 яшьлек 10 ир бала көч сынана. Һәрберсе зур әзерлек белән килгән. Катнашучылар үз нәсел шәҗәрәләрен дә өйрәнгән. Бер малай хәтта 12 бабасын әйтеп бирә. Бәйгедә гореф-гадәтләребезне барлау буенча да сынаулар бар. Балалар солдатка озату, аулак өй, яулык җыю, зәрә кебек йола күренешләрен күрсәтә. Бу хакта кукмарадагы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары хәбәр итте.