Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә кызыклы ролик урнаштырган һәм #ОставайтесьДома хэштегы белән билгеләгән. Видеода Югра татарлары өйдә калырга чакыра һәм татарчага да өйрәтә.
«Әйе, медикларның эшен җиңеләйтү һәм үзебезнең сәламәтлегебез турында уйлап, өйдә утырыйк, файдалы эшләр белән шөгыльләник», — дип комментарий калдырган Татарстан Республикасы Президентының аккаунтына язылучылар.