tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тыл хезмәтчәненә — юбилей медале
Тыл хезмәтчәненә — юбилей медале

Тыл хезмәтчәненә — юбилей медале

Ульяновск районы Яңа Бидәнге авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Әнүзә Зианша кызы Махмутовага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» дип исемләнгән юбилей медале тапшырылды.

Бала вакытында сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган Әнүзә Зианша кызы күрше Буа районында туып үсә. Ул менә 65 ел инде Яңа Бидәнге авылында яши. Озак еллар «Волжский» җәнлекләр совхозында куяннар караучы булып эшләп, «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек табылган. Аллаhының биргәненә мең шөкер, 89 яшемдә булсам да, үз аягымда йөрим, бала-оныкларымның җан җылысын тоеп яшим, ди Әнүзә апа.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*