Татарстанда чыгучы татар матбугаты читтә гомер итүче танылган кан-кардәшләребезне, аларның тормыш-көнкүрешен һәрдаим яктыртып бара. Көндәлек басмалар төбәкләрдә яшәүче сәнгать әһелләре һәм язучыларның иҗаты белән таныштыра. Мисал өчен, “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгының берничә журналы соңгы айлардагы саннарында Төмән, Оренбург, Чувашстан, Пенза татарлары турында кызыклы гына язмалар бастырганнар иде. Ә “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Казан утлары”, “Сөембикә” журналлары, “Татарлар” газетасы исә үзләренең июнь ае саннарының байтак өлешен борынгы Сембер-Ульяновск татарлары тормышына багышлап чыгардылар.
Ульяновск шәһәренең “Бердәмлек” исемле милли китапханәсендә озак еллардан бирле китапханәче булып эшләүче Гөлфия Хәлиуллова Казаннан яңа журналлар килүне кадерле кунак килгән кебек кабул итә.


«Казан утлары»ның апрель ае санында танылган Сембер язучысы, актив җәмәгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Шәфик Иматдиновның шигырьләре дә укучылар күңеленә хуш килер. Чөнки алар бүгенге тормыш вәзгытеннән чыгып һәр кешенең йөрәгенә барып җитәрлек язылган.