Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрь сайлау кампаниясендә катнашучы төбәк җитәкчеләренең онлайн-репутациясе рейтингында алга чыкты. Рейтинг Pravdaserm репутация билгеләү сервисы тарафыннан төзелгән.
«Онлайн-репутация интернет кулланучыларның түрәләр турындагы фикерләрен чагылдыра. Репутациянең максималь дәрәҗәсе – 100 балл. Бу очракта балл ярдәм процентына тиң», – дип искәртә аналитиклар.
Рөстәм Миңнехановның онлайн-репутациясе 78 баллга тигез. Моннан күренгәнчә, челтәр кулланучыларының 78 проценты аны хуплый.
Шулай ук сайлауда катнашучы Еврей автономияле өлкә җитәкчесе Ростислав Гольдштейнның интернет-ярдәме бераз гына азрак – 76 балл.
Быелгы сайлау кампаниясендә катнашмаган губернаторлар арасында 81 балл белән Мәскәү мэры Сергей Собянин алда бара.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «Минченко Консалтинг» коммуникация холдингы тарафыннан әзерләнгән инкумбент-губернаторларның тотрыклылыгы рейтингы лидеры булган иде.