tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов губернаторлар репутациясе рейтингында беренче урында
Рөстәм Миңнеханов губернаторлар репутациясе рейтингында беренче урында

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар репутациясе рейтингында беренче урында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрь сайлау кампаниясендә катнашучы төбәк җитәкчеләренең онлайн-репутациясе рейтингында алга чыкты. Рейтинг Pravdaserm репутация билгеләү сервисы тарафыннан төзелгән.

«Онлайн-репутация интернет кулланучыларның түрәләр турындагы фикерләрен чагылдыра. Репутациянең максималь дәрәҗәсе – 100 балл. Бу очракта балл ярдәм процентына тиң», – дип искәртә аналитиклар.

Рөстәм Миңнехановның онлайн-репутациясе 78 баллга тигез. Моннан күренгәнчә, челтәр кулланучыларының 78 проценты аны хуплый.

Шулай ук сайлауда катнашучы Еврей автономияле өлкә җитәкчесе Ростислав Гольдштейнның интернет-ярдәме бераз гына азрак – 76 балл.

Быелгы сайлау кампаниясендә катнашмаган губернаторлар арасында 81 балл белән Мәскәү мэры Сергей Собянин алда бара.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «Минченко Консалтинг» коммуникация холдингы тарафыннан әзерләнгән инкумбент-губернаторларның тотрыклылыгы рейтингы лидеры булган иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*