tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур театры 31 нче сезонын ачты
Оренбур театры 31 нче сезонын ачты

Оренбур театры 31 нче сезонын ачты

2 октябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры 31 нче сезонын ачып җибәрде. Гадәттәгечә театр яңа сезонын яңа спектакль белән башлады. Тамашачыга Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Җанкисәккәем” музыкаль комедиясе тәкъдим ителде.

Оренбурда битлекләрдә яңа театр сезоны да башланды. Оештыручылар куркынычсызлык чараларына зур игътибар бирделәр. Керү юлында дезраствор белән кулларны эшкәртү һәм шәхси саклану чарасы – битлек бирелә. Аны спектакль дәвамында да, антрактта да салырга ярамаганлыгын искәрттеләр. Һәр кешенең температурасын үлчиләр. Залда тамашачылар аз түгел, әмма социаль дистанция үтәлгән. Артистларга бу чикләүләр берничек тә комачаулый алмый. Ниһаять, алар көтеп алган тамашачылары алдында чыгыш ясый!

Шулай да, мәкерле вирус үзенекен эшләгән! Бу көнгә атап “Иремне яхшы кулларга бирәм” спектакле премьерасын тәкъдим итәргә җыенган булган театр. Әмма, нәкъ спектакль башланырга 2-3 сәгать кала, төп рольләрне башкаручыларның уңай тест алулары билгеле була, аларга өйдән чыгарга ярамый. Шулай итеп, бик ашыгыч ул спектакльне алыштырырга туры килә. “Җанкисәккәем” шулай ук театрның премьералы спектакле һәм ул әле күрсәтелмәгән була.

“Күп тә түгел, әмма, артка борылып карасаң 31-нче сезон башлана инде. Вакыты шундыйрак, яңа сезонны башка адым белән ясыйбыз”, – диде Фәйзи театрының сәнгать җитәкчесе, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев. – Бу ел театрыбыз өчен юбилейлы – 30 ел тулды. Әмма, вәзгыять аны билгеләп үтәргә мөмкинлек бирмәде. Ышанам, киләсе елда без юбилей чараларын оештыра алырбыз. Шулай ук киләсе елга өч олылар һәм бер балалар спектакле куярга планлаштырабыз (бу ике премьерадан тыш). Аның берсе безнең Оренбур авторы Фәрит Нәгъминең “Чётки любви” әсәре буенча булачак һәм тамашачыларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Киләсе елда Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел тула. Әлбәттә, без, аның исемен йөрткән театр, бу датаны билгеләп узмасак, безне беркем дә аңламаячак”, – диде Рөстәм әфәнде. Ул зур канәгатьлек белән театр труппасына, Оренбурның Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтын тәмамлап, ике яшь артистның килүен хәбәр итте – бу театрыбызның киләчәге бар дигән сүз. Ул җәмәгате Люция ханым белән һәр елны театрның берәр артистына бирә торган Гөлназ Абдуллаева исемендәге инде унынчы премияне Рәзифә Хәйруллинага тапшырды.

Сезонны нинди спектакль ачуы да алай ук мөһим түгел бит. Тамашачылар бу көнне шатлыкларын яшермәделәр, ниһаять, алар тере тамаша күрә алдылар. Театрыбызга яңа сезонда яңа уңышлар, барлык планнарының тормышка ашуын телик.

Фәннур Гайсаров.
Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*