tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Чикләвек» уенында Татарстан тарихы, мәдәнияте турында сораулар булачак
Мәскәүдә «Чикләвек» уенында Татарстан тарихы, мәдәнияте турында сораулар булачак

Мәскәүдә «Чикләвек» уенында Татарстан тарихы, мәдәнияте турында сораулар булачак

19 декабрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә IV «Чикләвек» интеллектуаль уены узачак. Катнашучыларга Татарстан тарихы, мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләре буенча сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Һәр уенда ике йөздән артык кеше катнаша. Кагыйдәләр буенча, командалар дүрт тур узарга тиеш. Беренче раундта катнашучылар чират буенча төрле өлкәләрдән (тарих, мәдәният, билгеле шәхесләр) сорауларны сайлап алалар һәм бирелгән вакыт дәвамында җавап бирәләр. Һәр дөрес җавап өчен, сайлап алынган мәсьәләнең катлаулылыгына карап, баллар исәпләнә.

Икенче турда тарихи фактлар буенча сораулар булачак. Сораулар татар халкы тарихы һәм мәдәниятенең төрле аспектларына багышланган.

Өченче раундта уенчылар заманча һәм классик татар музыкасы өлкәсендә белемнәрен күрсәтәчәкләр.

Катнашу өчен сайтта анкета тутырырга кирәк.

tatmsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*