tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туфан укулары”ның сайлап алу турында катнашу өчен 100дән артык гариза кабул ителгән
“Туфан укулары”ның сайлап алу турында катнашу өчен 100дән артык гариза кабул ителгән

“Туфан укулары”ның сайлап алу турында катнашу өчен 100дән артык гариза кабул ителгән

Соңгы берничә елда декабрь аенда Аксубайда күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанны искә алу уңаеннан “Туфан укулары” дигән чара уздырыла. Быелгысы – бишенчесе, мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә онлайн-форматта оештырылды. Аңа карамастан, чарада катнашучылар саны кимемәде.

“Туфан укулары”ның Аксубайда оештырылуы очраклы хәл түгел. Нәкъ менә шушы районда – Иске Кармәт авылында дөньяга килгән шагыйрь. Туган авылында менә дигән музей да эшләп килә. Гомумән, Аксубайны, аның мәгарифен, мәдәниятен, социаль тормышын Туфан шәхесеннән башка күз алдына да китереп булмый.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быелгы “Туфан укулары”ның сайлап алу турында катнашу өчен 100дән артык гариза кабул ителгән. Гадәттәгечә, анда аксубайлылар гына түгел, бәлки күрше-тирә районнардан да катнашучылар бар иде. Жюри рәисе итеп тә әнә Нурлат районыннан танылган журналист һәм язучы Илдус Диндаров сайланган. Катнашучыларның иң кечкенәсенә – 5 яшь, ә иң өлкәненә – 64 яшь.

Катнашучыларнын ин кечкенәсенә – 5 яшь (Риана Гафиятова), иң олысына  62 яшь иде (Идиятуллина Рифа). “Туфан укулары”нда бөек шагыйребезнең әсәрләрен уку, Хәсән Туфанга шәхесенә багышлап язылган әсәрләрне уку оештырыла. Шунысы кызык (һәм шушы төбәкнең матур бер үзенчәлекле чагылдырган күренеш): бу чарада Аксубай районы мәктәпләрендә укыган чуваш һәм рус балалары да катнаша. Татарча шигырьләр сөйләп!

Быел бәйгегә Туфан әсәрләре буенча рәсемнәр ясау номинациясе буенча да көч сынаштылар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*