tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин ТРның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин ТРның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин ТРның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 7 көнендә (22-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә ТРның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты.

Очрашуда сүз ике тугандаш республика арасында мөселман мәгарифен үстерү буенча элемтәләрне ныгыту хакында барды. Аерым алганда, килгән кунак Казахстан Республикасына Казаннан теология һәм шәригать белгечләрен җәлеп итү мөмкинлеген карауны сорады. Камил хәзрәт әлеге мәсьәлә буенча кунакның үтенечен канәгатьләндереп, хезмәттәшлек алып баруны хуплады, сорауларга җавап бирде. Казахстанга җәлеп ителеп, Татарстан белгечләре белем күтәрү курслары, лекцияләр, төрле очрашулар алып бара, яшьләр белән очраша, форум-конференцияләрдә чыгыш ясый алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*