tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов «Татмедиа»дагы әдәби кафега карата үз фикерен белдерде
Марат Әхмәтов «Татмедиа»дагы әдәби кафега карата үз фикерен белдерде

Марат Әхмәтов «Татмедиа»дагы әдәби кафега карата үз фикерен белдерде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татмедиа»дагы әдәби кафега карата үз фикерен белдерде. Ул бу тәҗрибәне Казанның башка урыннарына да тәкъдим итәргә кирәк, дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Бу проект күңелемә хуш килде. Кафега бер чынаяк чәй, я кофе алырга дип кереп утырган кеше, анда утырган арада, китап киштәләренә битараф калмаячак, нәрсәдер аны, һичшиксез, кызыксындырачак. Кызыксыну, үз чиратында, алырга мәҗбүр итә, алгач, укымыйча булмый, укыгач, кайсыдыр танышың белән фикер алышырга туры киләчәк», — диде.

Марат Әхмәтов әдәби кафены бик «отышлы проект» дип бәяләде. «Мөмкин булса, аны шәһәрнең башка урыннарына да тәкъдим итәргә, акрынлап, җайлап киңәйтергә кирәк», — диде.

Әдәби кафеда вакытта ул кайсы китапларга ихтыяҗ күбрәк булуын сорашты. Марат Әхмәтовка татар телендә открыткалар чыгара торган «Хатлар йорты» оешмасы коллекциясен дә күрсәттеләр. Парламент башлыгы урынбасары «Хатлар йорты» җитәкчесе Энҗе Садыйковага открыткаларны тагы да төрләндерүне киңәш итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*