tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәренең «Татнефть» КВН җыелма командасы белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәренең «Татнефть» КВН җыелма командасы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәренең «Татнефть» КВН җыелма командасы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәренең  «Татнефть КВН җыелма командасы» белән очрашты. Очрашу Казан Кирмәнендә узды.  Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Магданов катнашты.

«Татнефть җыелма командасы» Халыкара КВН  берлегенең Югары лигасы чемпионы исеменә лаек булган иде. Татарстан Республикасы президенты  Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу республикабыз  өчен бик мөһим җиңү. “КВНда бик сәләтле, талантлы һәм максатчан кешеләр генә җиңә ала. Шуңа күрә без сезнең белән горурланабыз. Сез ТАССРның 100 еллыгына искиткеч зур бүләк ясадыгыз”, – диде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, алтын медальләр бик көчле көндәшләр белән көрәштә генә табыла.

“Без финал уенында катнаштык һәм сезнең өчен җан аттык. Сез искиткеч программа, бик саллы чыгыш әзерләдегез. Сезнең конкурентлар бик көчле иде, әмма кискен көрәштә сез җиңүгә ирештегез”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов командага ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Үз чиратында «Татнефть» җыелма командасы капитаны Президентка чемпион медален тапшырды. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов республикада КВН хәрәкәте музеен оештырырга тәкъдим итте.

minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*