“Кешенең бер генә туган иле булган кебек, туган теле дә бер генә була. Бала дөньяга килгәч, иң элек бишек жырлары аша ана телен өйрәнә. Шуңа туган телебезне ана теле дип тә атыйбыз. Безнең авылда татар халкы яши. Без үз телебездә аралашабыз, укыйбыз, язабыз”…
Шундый сүзләр белән башланды Камышлы районының Иске Усман авылында узган “Башваткыч” уены. Туган тел көнен истә тотып, сынаулар да татар телендә үткәрелде. Әлбәттә, COVID-19 авыруыннан саклану чаралары барысы да үтәлде.
Уенда Мәдинә Шәмсуллина, Венера Садриева һәм Илдар Вәлиуллин катнаштылар. Башта алып баручылар туган тел бәйрәме тарихы белән таныштырып үттеләр. Кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр. Венера белән Мәдинә ханымнар матур итеп татар халык жырларын башкарсалар, Илдар әфәнде мәзәкләр сөйләп көлдерде.
«Башваткыч» биремнәре бик катлаулы булса да, уен-көлке арасында җиңел генә чишелеп беттеләр. Җиңүче булып Мәдинә Шәмсуллина танылды. Бәйрәм «И туган тел» жырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Гөлнара Абдуллова, Иске Усман Мәдәният йорты җитәкчесе