tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Усманда туган тел көне
Иске Усманда туган тел көне

Иске Усманда туган тел көне

“Кешенең бер генә туган   иле булган кебек, туган теле дә бер генә була. Бала дөньяга кил­гәч, иң элек бишек жырлары аша ана телен өйрәнә. Шуңа ту­ган телебезне ана теле дип тә атыйбыз. Безнең авыл­да татар халкы яши. Без үз телебездә аралашабыз, укый­быз, яза­быз”…

Шундый сүзләр белән башланды Камышлы районы­ның Иске Усман авылында узган “Башваткыч” уены. Туган тел көнен истә тотып, сынаулар да татар телендә үткәрелде. Әлбәттә, COVID-19 авыруыннан саклану чаралары барысы да үтәлде.

Уенда Мәдинә Шәмсуллина, Венера Садриева һәм Илдар Вәлиуллин катнаштылар. Баш­та алып баручылар туган тел бәйрәме тарихы белән таныш­тырып үттеләр. Кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр. Венера белән Мәдинә ханымнар матур итеп татар халык жырларын башкарсалар, Илдар әфәнде мәзәкләр сөйләп көлдерде.

«Башваткыч» биремнәре бик катлаулы булса да, уен-көлке арасында җиңел генә чишелеп беттеләр. Җиңүче булып Мәдинә Шәмсуллина та­нылды. Бәйрәм «И туган тел» жырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Гөлнара Абдуллова, Иске Усман Мәдәният йорты җитәкчесе

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*