tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Россия төбәкләре татар киносын карый

ВИДЕО: Россия төбәкләре татар киносын карый

«Татаркино» оешмасы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия төбәкләрендә Татарстан киносы көннәре уздыра. Әлеге чара барышында иҗади очрашулар да планлаштырыла. 25-27 мартта Уфаның “Родина” кинотеатрында «Мулла», «Әпипә» ) һәм «Сөмбел» фильмнары тәкъдим ителә.

Ханты-Манси округында Татарстан киносы көннәре 3-8 апрельдә узачаг. Кагалым, Покачи, Нижневартовск шәһәрләрендә «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнарын күрсәтәләр. 9-10 апрельдә шушы ук фильмнарны Омск шәһәрендә карарга мөмкин. 29-30 апрельдә Татарстан киносы көннәре Санкт-Петербургта дәвам итә. Татарстан киносы көннәре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*