tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талип Әбүбәкеров: “Мордовиядә эре эшмәкәрләр арасында татар милләтеннән булган кешеләр бик күп”
Талип Әбүбәкеров: “Мордовиядә эре эшмәкәрләр арасында татар милләтеннән булган кешеләр бик күп”

Талип Әбүбәкеров: “Мордовиядә эре эшмәкәрләр арасында татар милләтеннән булган кешеләр бик күп”

Мордовия Республикасы Саранск шәһәренең «ЭКО Хәләл» сәүдә йорты директоры  IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты.

Эшмәкәр билгеләп үткәнчә, Мордовия өлкәсендә 780 000 кеше яши, шулар арасында 43 000 татар кешеләре бар. Эре эшмәкәрләр арасында да татар милләтеннән булган кешеләр бик күп.

“Без «Татар Эшмәкәрләр Клубы» оешмасын 2017 елда башлап жибәрдек. Шул ук елда Бөтендөнья татар конгрессынын киң пленар жыелышында безнең оешма Бөтендөнья татар конгрессы составына кертелде.

Татар эшмәкәрләр клубы аркылы без сабантуйлар, көрәш турнилары, футбол, хоккей турнилары һәм күп күп башка чараларда да үзебезнең ярдәмнәребезне күрсәтергә тырышабыз. Шулай ук безнен оешма аркылы балалар йортларына, интернатларга, картлар йортларына, мохтажларга һәм башкаларга да ярдәм итәбез”, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*