tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Омск өлкәсе вәкиле Зәлифә Рахмангулова: “Себер татары утары” проекты алга таба да үсәргә тиеш”
 Омск өлкәсе вәкиле Зәлифә Рахмангулова: “Себер татары утары” проекты алга таба да үсәргә тиеш”

 Омск өлкәсе вәкиле Зәлифә Рахмангулова: “Себер татары утары” проекты алга таба да үсәргә тиеш”

Омск өлкәсе Олы Чирмешән районы Уләнкүл авылындагы «Себер татарлары утары» комплекс мөдире, эшмәкәр Зәлифә Рахмангулова.

Делегат Үләнкүл авылында “Себер татары утары” ачылу танатанасы хакында сөйләде, ачылышка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килүен, тантана телевидение һәм җирле мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртылуын әйтте.

Зәлифә Рахмангулова: “Үләнкүл борын-борыннан югары мәдәниятле авыл булып дан тотып торган. Татар теле укытучысы гына дәрес бирә белгән түгел, ә Казаннан укытучылар квалификация курсларын үтеп, бер чемодан китап алып килеп, авылда спектакль куя иделәр (“Күңелле сәхнә”). Һәрбер бәйрәмгә спектакль яки концерт куела иде ( ул турында бу китапта бар).  Хәзер дә “Наза” исемле фольклор ансамбль атагып тора, конкурс, фестивальләрдә гел беренче урынны яулый. Тагы да безне “Түгәрәк уен” фестивале күтәреп җибәрде,” – дип сөйләде.

Делегат “Себер татары утары”  проектының алга таба да үстерелүенә, милләтәшләр белән тыгыз элемтәдә торып яшәүгә өмет белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*