tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Акчурин: “Милләттәшләрем казанышлары белән сокланмый мөмкин түгел”
Илһам Акчурин: “Милләттәшләрем казанышлары белән сокланмый мөмкин түгел”

Илһам Акчурин: “Милләттәшләрем казанышлары белән сокланмый мөмкин түгел”

Бу хакта Башкортстан Республикасы Федоров районы Батыр авылы «Акчурин» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында әйтте.

“Менә инде 37 ел дәвамында без иген игәбез, шулай ук хуҗалыкта бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнәбез, мал үрчетү буенча да эш алып барыла. Бу вакыт эчендә төрле чаклар булды, әмма хуҗалыкны таратмадым. Бүгенге көндә 1400 гектарда җир эшкәртәбез, 300 баш сыер малы үстерәбез”, – диде ул.

СпикерТатарстан җитәкчелегенә, Бөтендөнья татар конгрессына эшмәкәрләр тәҗрибә уртаклаша ала торган шундый чараны оештырган өчен рәхмәтен белдерде.

“Милләттәшләрем казанышлары белән сокланмый мөмкин түгел. Без, чыннан да, БУЛДЫРАБЫЗ!”, – диде КФХ башлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*