tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында делегатлар чыгыш ясыйлар
IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында делегатлар чыгыш ясыйлар

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында делегатлар чыгыш ясыйлар

Бу минутларда «Корстон» сәүдә-күңел  ачу комплексы бинасында IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза.

Утырыш кысаларында Пермь крае Пермь районы Башкултай авылы территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе, эшмәкәр Мансур Төхвәтуллин чыгыш ясады.

Делегат Башкултай авылында икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Ул Башкултай авылында газификация, интернет кертү, яңа мәдәни объектлар булдыру хакында сөйләде.

“Без үзебезнең инициатива белән төрле конкурсларда катнашып, авылыбызны төзекләндерү, мәдәниятен саклау-күтәрү өчен грантлар алабыз. 2018 елда Президент фонды конкурсында грант отып, үзебезнең волонтерларның  ярдәме белән, хоккей тартмасы ясадык, шул ук елны авылның берничә урамын яктырттык,” – дип сөйләде делегат.  Мәдәни эшчәнлектә килгәндә исә,  2020 елда милли-мәдәни үзәк булдыру өстендә эшләп, 1 миллион ярдәм алдык. Милли-мәдәни үзәктә авыл китапханәсе һәм авыл музее булачак,” – дип сөйләде Мансур Төхвәтуллин.

Мансур Төхвәтуллин  Башкултай авылында эшләп килүче “Точка притяжения”, “Мин барыбер Батыр булам!”, “Авыл бәйрәме!”, “Яшь гаиләләр конкурсы” һ.б. проектлары хакында сөйләде.

“Авыл үсә, яшәрә. Безнең оешмага да яшьләр килә. Бу бик куандыра!” – дип ассызыклады Пермь крае вәкиле.

Шулай ук әлеге җыенны оештырган Бөтендөнья татар конгрессына үз рәхмәтләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*