tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы үз эшен башлады
IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы үз эшен башлады

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы үз эшен башлады

Бүген, 2нче апрель көнне,  «Корстон» сәүдә-күңел  ачу комплексы бинасында IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы үз эшен башлады.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуын билгеләп үтте.

Васил Шәйхразыев быелгы Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре жыенының 2020нче елда Милли Шура утырышында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документын тормышка ашыру кысаларында уздырылуын әйтте.

Шулай ук Милли Шура рәисе агымдагы елда узачак Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе хакында сөйләде. “Бөтенроссия халык санын алуга җитди карарга кирәк,” – дип ассызыклады ул.

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Россия Федерациясеннән һәм Татарстаннан килгән делегатлар чыгыш ясаячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*