tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Тукай исемендәге Татарстан республикасы Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән очрашу кичәсе узды

ВИДЕО: Тукай исемендәге Татарстан республикасы Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән очрашу кичәсе узды

Казанның Габдулла Тукай музеенда 2021 елда Тукай исемендәге  Татарстан республикасы Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән очрашу кичәсе узды.

Ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия кандидатлар белән очрашу матур бер гадәткә әйләнеп бара.

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар  тугыз. Алар Факил Сафин; Ләбиб Лерон; Марат Әмирханов, Мансур Гыйләҗев, театр сәнгатенә керткән хезмәтләре белән Дания Нуруллина; «Туган як моңнары» картиналары өчен Мадияр Хаҗиев, архитектура мәдәниятенә керткән  эшләре  белән Фирдәвес Ханов; Григорий Эйдинов; Рушан Шәмсетдинов тәкъдим ителгән.

Музейда тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләрен тыңлый, картиналарын карый алды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*