tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узачак
Бүген IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узачак

Бүген IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узачак

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Казанда 31 март – 2 апрель көннәрендә үткәрелә. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды, чит илләрдән кунаклар килде.

Делегатлар дискуссион мәйданчыклар утырышларында чыгыш ясадылар, Тукай муниципаль районы авылларына  сәфәр кылдылар һәм башка чараларда катнаштылар.

Бүген, 2нче апрель көнне, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук монда РФ төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*