tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика татар мәдәнияте үзәгендә “Сылукай” татар яшьләре бәйгесе булып узды
Республика татар мәдәнияте үзәгендә “Сылукай” татар яшьләре бәйгесе булып узды

Республика татар мәдәнияте үзәгендә “Сылукай” татар яшьләре бәйгесе булып узды

27 март көнне 16.00 сәгатьтә Республика татар мәдәнияте үзәгендә “Сылукай” татар яшьләре бәйгесе булып узды. Безнең бәйгедә катнашучылар: 1 нче номерда – Әхәтова Әлфинә – Тат-Кетнә авылы Мари-Төрәк районыннан, Йошкар-Ола медицина көллиятенең 1 курс студенты;  2 нче номерда – Газизова Руфинә – Бәрәңге бистәсеннән, Мари дәүләт университетының 3 курс студенты; 3 нче номерда – Мөбәрәкова Динә -Кукмара районы, Ядегәр авылы, Татарстан Республикасыннан, Мари дәүләт университетының 2 нче курс студенты; 4нче номерда – Газизова Ленара -Йошкар-Ола шәһәре, ПГТУ магистранты, Медведево бистәсендәге “Алтын балык” балалар бакчасының музыка җитәкчесе; 5нче номерда – Вәлиева Алсу – Бәрәңге районы, Мазарбашы авылыннан, Мари дәүләт университетының 3 курс студенты.

Безнең кызларыбыз “Сылукай” Республика татар яшьләре бәйгесе программасында каралган барлык сынауларны да уңышлы үттеләр. Сынаулар шундый булды: 1. Дефиле – кызның сәхнәдә үз-үзен тотышы, пластик чагылышы, борылу һәм позицияләү, тамашачыларга үз-үзләрен күрсәтә белү; 2. Таныштыру – бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырдылар – үзе турында, кайда туганын, һәрберсе үз гаиләсе, әнисе, әтисе турында сөйләде; 3. Бишек җырын башкару – үзләре әле яшь булуга карамастан, элек җырланган бишек җырларын бик дөрес итеп    башкардылар; 4. “Әбием сандыгы” – бәйгедә катнашкан һәр кыз әби-бабаларының борынгы әйберләре турында сөйләделәр: Динә Мөбәрәкованың бабасы үз куллары белән ясаган читекләр, Ленара Газизованың әбисе ыргак белән чиккән карават япкычлары, Әлфинә Әхәтованың әбисе бәйләгән ефәк шәле, Руфинә Газизованың әбисе ничә еллар кер үтүкләгән кырлы бәләк, Алсу Вәлиеваның бабасынын бабасыннан калган тальян гармуны залда утырган тамашачыны шул әби-бабайлар чорына алып кайттылар. Ул әйберләр бүгенге көнгә кадәр аларның гаиләләрендә хезмәт итәләр; 5. Жюри әгъзалары конкурсы. – Токмач кисү. – бу бәйгедә инде, кызлар токмачны үз куллары белән ясарга тиеш иде, ә жюри әгъзалары кызыксынып сәхнәгә менде, кызларның дөрес эшләүләрен карадылар, бу сынауны кызлар башкарып чыкты; 6. Милли киемнәрдә бергәләп бию башкару. – татар биюе көенә кызлар таш пиалалар белән аккошлар кебек биеделәр; 7. Яшь талантларны күрсәтү. – “Без сәнгатькә гашыйкбыз!” – һәр катнашучы сәнгатьнең бер өлкәсендә үз сәләтен күрсәтә: вокал – татар телендә җыр, татар биюе, нәфис сүз, халык уен коралларында уйнау. Башкарылган җырлар һәм шигырьләр тамашачылар һәм кунаклар хәтерендә озак сакланыр.

Хөрмәтле жюри әгъзалары көчле фикер алышты һәм нәтиҗәләр ясады:

№ 1. – Әхәтова Әлфинә – “Иң уңган”

№ 2. – Газизова Руфина – “Иң зирәк”

№ 3. – Мөбәрәкова Динә – “Иң мөлаем”

№ 4. – Газизова Ленара – “Иң иҗади”

№ 5. – Вәлиева Алсу – “Иң сөйкемле”

Вәлиева Алсу интернет тавыш бирү  Җиңүчесе  – “Иң серле” исемен яулады.

Республика Татар яшьләре бәйгесе җиңүчесе

“Сылукай”исеменГазизова Руфинә яулады!

Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде!

Безнең иганәчеләребез:

“Таволга” хуҗалыгы – Мингазов Азат Әсгат улы;

“Жемчуг” зәркән челтәре – Сөмбелия Мөдәрис кызы Журбина;

“Броксталь” ҖЧҖ – Дәүләтшин Рәшит Хәбибрахман улы;

“ПМК-3” төзелеш компаниясе – Нурмөхәммәтов Мансур Галимулла улы; “Фестиваль” татар милли ашамлыклар кафесы – Гайсина Рауя Мәхмүт кызы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*