tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Көмеш кыңгырау» редакциясе 25 еллык юбилеенда Шәүкәт Галиев премиясен тапшырды
«Көмеш кыңгырау» редакциясе 25 еллык юбилеенда Шәүкәт Галиев премиясен тапшырды

«Көмеш кыңгырау» редакциясе 25 еллык юбилеенда Шәүкәт Галиев премиясен тапшырды

«Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилейда газетаның актив авторларына Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшырдылар.

Газетаның баш мөхәррире Резеда Гасыймова авторларның кимемәвен билгеләп үтте. «Балалардан хат алгач, шулкадәр сөенәсен. Аны әйтеп тә булмый. Хәзер аеруча шулай, татарча белүчеләр кимеп барганда», — диде ул.

«Һәр бала артында укытучылар бар», — дип Резеда Гасыймова укытучыларга да рәхмәт әйтте.

Язучы Факил Сафин газетаның социаль функциясе дә бар икәнен билгеләп үтте. Басманың татар телен саклаудагы ролен искәртте. Чаллы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр бүлеге хезмәткәре Наилә Миначева газетага ярдәм күрсәтелгәнен әйтте һәм киләчәктә дә шулай булачагын искәртте.

Газетага нигез салган Нәсимә Садыйкова «Көмеш кыңгырау»ның эшли башлаган көннәрен искә төшерде, редакциядә дәвамчылык булуын искәртте — һәр редактор үзеннән соң көчле җитәкче, коллектив калдыра икәнен әйтте.

Премия тапшыру тантанасы алдыннан «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов газетаның яшь авторларына журналистика турында мастер-класс үткәрде. Шәүкәт Галиев исемендәге премия икенче тапкыр тапшырыла. Приз фонды спонсорлар исәбенә булдырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*