tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сөембикә» журналы укучылары балчыктан савытлар ясады
«Сөембикә» журналы укучылары балчыктан савытлар ясады

«Сөембикә» журналы укучылары балчыктан савытлар ясады

«Сөембикә» журналы укучылары өчен балчыктан савытлар ясау буенча мастер-класс оештырды. Шул рәвешле журналның яңа саны тәкъдим ителде.

«Без апрель санын яңа форматта тәкъдим итәргә булдык. Быел без, лаеклы ялга чыгып, яңа шөгыль үзләштергән ханымнарга багышланган яңа проект эшли башладык. Апрель санында чүлмәкләр ясаучы ханым турында язма чыкты. Соңыннан яңа санны тәкъдим итүне мастер-класс форматында уздыру идеясы барлыкка килде», — дип сөйләде журналның баш мөхәррире Лариса Маликова.

Баш мөхәррир сүзләренчә, алар киләчәктә дә геройларга бәйле рәвештә шундый мастер-класслар уздырырга уйлыйлар.

Апрель ае саны герое Гүзәлия Хәбибуллина лаеклы ялга чыккач балчыктан савытлар ясый башлаган. «Алты ел чамасы балчыктан савытлар ясыйм. Аңа кадәр мәктәптә математика укыттым. Кызым юбилеема үзем үскән өйнең кечкенә макетын бүләк итте. Шуннан кызыгып киттем», — дип сөйләде ул.

Мастер-класста бу елның икенче яртыеллыгына язылган абунәчеләр катнаша алды. Балчык савытлар киптерелгәннән соң, аларны алып китеп булачак. Чара «Адымнар» мәктәбендә узды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*