tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Илhам килгәнне көтеп утырасы юк”

ВИДЕО: “Илhам килгәнне көтеп утырасы юк”

Тукай, Яз, поэзия Татарстан Республикасының һәм бөтен дөнья татарлары өчен аерылгысыз бәйләнгән төшенчәләр. Бу көннәрдә республикада шигърият бәйрәмнәре, әдәби кичәләр, мәдәният һәм сәнгать көннәре уза. Каюм Насыри музеенда Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновның чираттагы күргәзмәсе шундыйларның берсе иде.

Юкка гына рәссамның күргәзмәсе Каюм Насыри музеенда утми. Ул Казан шәһәренең Каюм Насыри урамында борынгыдан килгән мәгърифәтчеләр гаиләсендә туа. Кечкенәдән рәсем ясауга сәләтен сизеп аны сәнгать мәктәбенә бирәләр, шунда рәссам һөнәренең тәмен татып ала.

Ул Тукай йөргән эзләрне белә, Тукайны белә. Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаган Рушан Шәмсетдинов Татарстанның танылган рәссам-графикларының берсе, ул 500дән артык китап рәсмиләштергән. Рәссамның әсәрләре күп кенә музейларда, Россиядә һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә урнашкан.

Күргәзмә шулай ук рәссамны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә багышланган иде.

Эзе калырлык та шул. Күренекле рәссамны Казан халкы, шәһәребезгә килгән һәрбер кунак Тукай метро станциясе буенча яхшы белә. Анда урнашкан мазаикаларның рәсем авторы нәкъ менә Рушан Шәмсетдинов. Озак һәм нәтиҗәле иҗади тормышы өчендә татар халкының мәдәни мирасы алтын фондына кергән дистәләгән шедевр иҗат итә, алар арасында Герой Идегәй эпосы, Йосыф, Кол Гали китаплары, Серле Казан, Шүрәле, Су анасы бар.

Рәссамның иҗаты татар рәсем сәнгатендә аерым мактаулы урын алып тора. Аның әсәрләренең тарихилыгын билгели. Халыкыбызның икейөз еллык тарихының күп кенә данлы сәхифәләрен, элек билгеле булмаганнарын, беренче тапкыр Рушан Шәмсетдинов сурәтли.

Рушан белән без кечкенәдән таныш, балалар бакчасына бергә йөрдек, дуслык тарихы күп еллар саклана, без инде 70тән уздык, ә дуслык дәвам итә. Ул сәнгатьтә тулы бер юнәлеш булдыручы, аның башкарган эшләре татар халкын гына түгел, ә бөтендөнья халкын, ә иң мөһиме яшьләрне тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия.

Менә инде берничә буын рәссам күзлегеннән үз тарихын күрә, тоя һәм кабул итә. Рушан Шәмсетдинов безнең илдә һәм чит илләрдә 150 сәнгать күргәзмәсендә катнашучы.

Күп эшләре халыкара күргәзмәләрдә куелган һәм әле күпмесе алда куеласына ышанабыз.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*