tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салдылар

ВИДЕО: Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салдылар

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә вафат булган.

Мәдәният, сәнгать, дин әһелләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрьнең каберен зыярат кылды,  рухына дога кылдылар, каберенә чәчәкләр салдылар.

Республикада Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Шагыйрьнең туган көне – 26 апрельдә Кырлайда зурлап билгеләп үтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*