tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Чүпрәле районында “Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” күргәзмәсе

ВИДЕО: Чүпрәле районында “Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” күргәзмәсе

Агымдагы елның 20-22 май көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызларының чираттагы Форумы узачак. Бу көннәрдә илебезнең татарлар яши торган төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә әлеге мәртәбәле зур җыенга делегатлар сайлау бара.

Татар иҗтимагый тормышында зур вакыйга булачак әлеге чара хакында республикабызның Чүпрәле районында “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында да ассызыклап сөйләнде. Биредә “Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” дигән исем астында чигүле намазлыклар, сөлгеләр һәм дисбеләр күргәзмәсе, остаханәләр эшләде. Боларның барысы хакында да үз хәбәрчебез Рамис Сафин бәян итәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*