tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан истәлекле чаралар үткәрелә
Мәскәүдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан истәлекле чаралар үткәрелә

Мәскәүдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан истәлекле чаралар үткәрелә

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү татарлары автономиясе берничә истәлекле чара әзерли. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 апрельдә 19.00 сәгатьтә режиссер Салават Юзеевның «121» исемле кыска метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Бу фильм-фантазия, фильм-уйланулар, анда Габдулла Тукайның шәхси һәм иҗади язмышына автор карашы тәкъдим ителә. Кече Татар тыкрыгы, 8нче йортта үтәчәк чарада катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.

24 апрельдә Габдулла Тукайга багышланган «Чикләвек» интеллектуаль уены була. «Чикләвек» – ул татар дөньясын, тарихын, мәдәниятен, телен һ. б. белү буенча ярыш.

25 апрельдә 15.00 сәгатьтә «Тукай. Майоров. Чагылыш» күргәзмәсе тәкъдим ителә. Анда Ленинград рәссамы Игорь Майоров (1946-1991) шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат иткән Тукай портретлары урын ала. Күргәзмә «Остафьево» – «Рус Парнасы» Дәүләт музей-утарында ачылачак. Бу истәлекле урында XVIII-XIX гасыр шагыйрьләре һәм язучылары җыелган һәм иҗат иткән.

26 апрельдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары автономиясе, җәмәгатьчелек катнашында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Чара Новокузнецкая урамында 13/15 – 17/19 йортлар янындагы скверда оештырыла.

17.30 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге фойесында «Тукай белән канатланып» дип аталган күчмә күргәзмә ачыла. Анда рәссам Фәйзрахман Әминовның (1908-1984) график эшләре тәкъдим ителә. Рәссамның җиде рәсеме татар халык мирасына, Сак-Сок бәетенә багышланган, ул темага Тукай берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Күргәзмә кысаларында шагыйрә Алена Кәримованың рус теленә тәрҗемәсе белән «Сак-Сок» китабын тәкъдим итү булачак.

18.00 сәгатьтә Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең актлар залында (Кече Татар тыкрыгы, 8 йорт) концерт була. Концертка теләге булган һәркем килә ала, керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*