tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада сәләтле студентларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан стипендия бирелде
Арчада сәләтле студентларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан стипендия бирелде

Арчада сәләтле студентларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан стипендия бирелде

Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә сәләтле, талантлы студентларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендиясе турында нигезләмә кабул ителгән иде. Әлеге нигезләмә буенча 2014нче елдан башлап, һәр ел саен көллиятнең тәртипле, талантлы, укуда, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан, татар телен һәм әдәбиятын, милли мәдәниятебезне яхшы белгән зыялы студентларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан стипендия биреп барылды. Бүген Г. Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чарада стипендиягә ия булган студентларны бүләкләү тантанасы узды.

Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча, Стипендия комиссиясе карары белән исемле стипендиягә түбәндәге студентлар лаек дип табылды:

  • Һәртөрле милли чараларда бик актив, бары тик “5”ле билгеләренә генә укучы
    чыгарылыш курс студенты Гарипова Фирүзә;
  • иҗади яктан актив, “4” ле, “5”ле билгеләренә генә укучы чыгарылыш курс
    студенты – Якупова Айзилә;
  • көллияттә эшләп килүче сәнгать коллективларында үзен актив итеп
    күрсәткән, милли бәйгеләрдә, бәйрәмнәрдә актив катнашкан чыгарылыш курс
    студенты – Мөхәммәтҗанов Рәнис;
  • район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия күләмендә үткәрелгән милли
    чараларда, спорт ярышларында актив катнашкан, ВорлдСкиллс региональ
    чемпионаты җинүчесе, чыгарылыш курс студенты – Нәбиуллин Рәмис;
  • милли чараларда, бәйгеләрдә актив катнашкан һәм “4” ле, “5”ле билгеләренә
    генә укучы чыгарылыш курс студенты – Фәләхова Фәнзия ;
  • район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия күләмендә үткәрелгән спорт
    ярышларында югары күрсәткечләргә ирешкән – Шакиров Илфат;
  • һәртөрле милли чараларда, сәнгать коллективларында, республикакүләм
    бәйгеләрдә актив катнашкан чыгарылыш курс студенты – Сафина Энҗе;
  • көллияттә эшләп килүче сәнгать коллективларында, түгәрәкләрдә үзен
    актив итеп күрсәткән, милли җыр бәйгеләрендә дипломант, лауреат исемнәре
    яулаган чыгарылыш курс студенты – Шакиров Әнис.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*