tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлыда татар халкына гына хас булган борынгы матур йоланы искә төшерделәр
Камышлыда татар халкына гына хас булган борынгы матур йоланы искә төшерделәр

Камышлыда татар халкына гына хас булган борынгы матур йоланы искә төшерделәр

Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Дәүләткол авылы апалары белән безнең татар халкына хас булган борынгы матур йолаларның берсен уздырдык — булачак киленгә бирнә эзерләдек, ди Камышлы районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания Диндарова.

Иң баштан өмәчеләр авылдагы кызык хәлләрне сөйләштеләр, аннары «Каз канаты» җырын сузып җибәреп, көзен каз өмәсендә әзерләнгән канат каурыйларын сыдыру башланды. Купереп торган мамыкны чигүле мендәр тышлыкларына тутырып бардылар. Мендәрләр тулып, тупырдатырлык булгач, аларны куеп торып, бирнә сандыгын тутырдылар. Иң элек килен төшәсе йортны бизәргә челтәр-пәрдәләр, әбиләребез табындагы ризыкларга яба торган чигуле ашъяулык салынды. Әлбәттә, чиккән кулъяулык, йон оекбашлар, Ырынбур шәле дә куелды. Бу вакытта һәркайсы яшьләргә бәхет юрап, булачак киленгә үгет-насыйхәтләрен дә күп әйттеләр.

Сандык әзер булгач, аңа шулай ук чигүле япма бөркәлгәч, өстенә ике мендәр менеп кунакланды. Аннан өмәче кызлар биешеп-җырлашып, күңел ачып алдылар.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*