tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульянда Дуслык көнен билгеләп үттеләр

ВИДЕО: Ульянда Дуслык көнен билгеләп үттеләр

“Телебез, мәдәниятебез һәм киемнәребез төрле булса да, без бергә һәм бердәм! Ульяновск өлкәсендә ел саен уза торган Халыклар дуслыгы көне быел әнә шул исем астында үтте. Бу көнне төбәктә яшәүче йөздән артык милләт вәкиле бер мәйданда үз халыкларының сәнгать осталыкларын, кул эшләрен, гасырлар буе буыннан-буынга тапшырылып баручы милли кәсепләрен күрсәттеләр.

Әлеге дуслык көне кысаларында быел Ульяновскида беренче тапкыр Идел буенда урнашкан төбәкләрдәге сәнгать коллективларының “Волга широкая” дигән фестивале дә узды. Әлеге чарада безнең республиканы Татар дәүләт һәм җыр бию ансамбле тәкъдим итте. Боларның барысы хакында да Рамис Сафин бәян итәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*