tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Коръән уку һәм татар мәкаме буенча бәйгеләр узачак
Азнакайда Коръән уку һәм татар мәкаме буенча бәйгеләр узачак

Азнакайда Коръән уку һәм татар мәкаме буенча бәйгеләр узачак

30-нчы майда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте Азнакай шәһәрендә Коръән уку буенча ике зур бәйге уздыра.

IV “Әсләм” Коръән укучыларның төбәкара бәйгесе ике номинациядә үткәрелә: Коръәннең соңгы ике һәм соңгы алты җүзен белү буенча. Катнашу өчен гаризалар 25нче майга кадәр кабул ителә. Бәйгедә татар яки башкорт телләрен белгән ир-атлар катнаша ала, яшь чикләнмәгән. Конкурсант Коръәннең соңгы ике яки дүрт җүзен яттан тәҗвид кагыйдәләре белән укый белергә тиеш. Әлеге бәйге Коръән ятлау үзәкләрендә укымаучыларны, һөнәри дини уку йортларында махсус рәвештә Коръән ятлау буенча шөгыльләнмәүче дин кардәшләребез өчен халыкның Коръән ятлауга тырышлыкларын үстерү максатыннан уздырыла, шуңа күрә катнашучының Коръән-хафиз булмавы шарт. Искәрмә рәвешендә Коръән хафизлар яки Коръән ятлау үзәге шәкертләре алты җүз номинациясенә кертеләчәк. Элекке еллардагы катнашучылар бәйгегә махсус шарт белән кабул ителә: ул Коръән бәйгесенә узган ел белән чагыштырганда күбрәк җүзләрне ятлап килергә тиеш була.

Катнашу өчен һәр мөхтәсибәттән: алты җүз буенча – бер, ике җүз буенча шулай ук бер кеше кабул ителә. Һәрбер конкурсант бары бер генә номинациядә катнаша алачак. Катнашучыларны иң яхшы Коръән укучылар бәяләячәк. Катнашу өчен гаризалар [email protected] электрон почтасына кабул ителә. Призлы урын алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Икенче бәйге – Коръәнне татар мәкаме буенча уку буенча халыкара конкурс. Ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә, төп максаты – татар мәкаме буенча Коръән уку традицияләрен торгызу, матур тавыш һәм интонация белән иң яхшы Коръән укучыларны ачыклау. Катнашучылар бер номинация буенча көч сынашачак – тиләвә – Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча татар мәкаме белән уку. Бары ир-атлар гына катнаша ала. Гаризалар 25нче майга кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә. Жюри дүрт критерий буенча бәя бирәчәк: авазларны дөрес әйтү (мәхрәҗ), дөрес уку (тәҗвид), Коръәнне матур итеп укый белү, татар мәкаме. Катнашучылар бушлай туклану белән тәэмин ителә.

Бәйге 30-нчы май көнне Азнакай Мәдәният йортында узачак. 07.00 – теркәлү, 08.00 – бәйге башлану.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*