Татарстанның Лаеш районы Усады авылында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы төзелә. Бу хакта Татарстан президенты карарны хуплады.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда һәм Алабугада күптелле белем бирү комплекслары ачылган иде. 1 сентябрьгә мондый мәктәп Чаллы шәһәрендә эшли башларга тиеш. Киләчәктә Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә күптелле комплекслар төзү планлаштырыла.