tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган тележурналист Илдар Кыямов иҗат кичәсе үткәрә
Танылган тележурналист Илдар Кыямов иҗат кичәсе үткәрә

Танылган тележурналист Илдар Кыямов иҗат кичәсе үткәрә

Журналистлар йортында танылган тележурналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның иҗат кичәсе үтә.

Очрашу 27 майда, 15.00 сәгатькә билгеләнгән.

Кичә «Җырларымда — җирсүем» дип атала. Бу — Илдар Кыямовның Татарстан китап нәшриятында бастырылган шигырьләр җыентыгының да исеме.

Иҗат кичәсендә Илдар Кыямовның коллегалары, якташлары катнашачак, дәрәҗәле кунаклар көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*