tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бишкек Сабантуенда катнашты
Васил Шәйхразыев Бишкек Сабантуенда катнашты

Васил Шәйхразыев Бишкек Сабантуенда катнашты

Бүген Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә төрки халыкларның милли бәйрәме – Сабантуй гөрләде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та бар иде.

Бәйрәм кунакларына бай концерт программасын әзерләгәннәр. Биредә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина һәм Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең гран-при иясе Ранис Габбасов сәхнә тоттылар.

Чара барышында Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр» өчен медале белән Кыргызстандагы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәгенең түбәндәге әгъзалары бүләкләнделәр:

  • Равил Моратов
  • Милана Сайдаева
  • Рафаэль Сәйфуллин

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары исә Илдар Гарифуллин, Линар Мансуров, Наилә Сарабаева, Ринат Хәбибрәхмановка тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*