Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Гакыйль Сәгыйров истәлегенә
Гакыйль Сәгыйров истәлегенә

Гакыйль Сәгыйров истәлегенә

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбендә балаларның “Гакыйль Сәгыйров укулары” дип исемләнгән төбәкара фәнни-практик конференциясе узды.

Ульяновск өлкәсенең мәгариф һәм тәрбия министрлыгы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан үткәрелгән традицион конференциядә йөздән артык бала – шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, шулай ук Татарстан Республикасының яшь тикшеренүчеләре катнашты.

– “Гакыйль Сәгыйров укулары” легендар шагыйрь һәм рәссамның әдәби, мәдәни мирасын өйрәнү һәм киң катлам халыкка җиткерү, укучыларда интеллектуаль эшчәнлеккә кызыксыну уяту, фәнни-тикшеренү эше алып бару осталыгы булдыру максатында үткәрелә. Сөенми мөмкин түгел: төрле яшьтәге укучылар үзләренең укытучылары ярдәмендә Гакыйль Сәгыйров иҗатын тирәнтен өйрәнәләр, аның батырлыкка тиң тормыш юлына соклануларын белдерәләр. Якташыбызның тирән мәгънәле, фәлсәфи шигырьләре яшь буынны яшәү асылы турында уйлануларга этәрә, милли горурлык хисе тәрбияли, – ди өлкәнең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*