tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай районы делегациясе Димитровград шәһәрендә Сабан туе бәйрәмен оештыруда катнашты
Аксубай районы делегациясе Димитровград шәһәрендә Сабан туе бәйрәмен оештыруда катнашты

Аксубай районы делегациясе Димитровград шәһәрендә Сабан туе бәйрәмен оештыруда катнашты

Ульян өлкәсенә милли бәйрәмгә бару аксубайлылар өчен матур йолага әйләнде. Зур мәдәни программа шәһәр бәйрәменә аерым купшылык, әһәмиятлелек өстәде.

Шәһәр тирәлегендә Сабан туе 32нче тапкыр узды, 2004 елдан башлап анда Аксубай районы да катнаша. Бу көнне районнан йөзгә якын кеше шәһәр бәйрәмендә катнашты. Ул күтәренке рухта, милли гореф-гадәтләрне үтәп бик матур узды. Шәһәр башлыгы Богдан Павленко үзенең сәламләү чыгышында Аксубай районына тантананы оештыруда катнашкан өчен зур рәхмәт белдерде. Димитровград һәм Аксубай районының – бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә торуларын, үзара ярдәмләшүгә әзер булуларын билгеләп үтте.

– Сезнең төбәктә булу безнең өчен бик тә күңелле, Димитровград каласының елдан-ел үсә, ямьләнә баруын, юллар салынуын күрәбез, – дип билгеләп үтте сәламләү чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. – Шушы еллар эчендә икътисад, мәдәният, мәгариф тармагында тыгыз элемтәләр ныгыды.

Район җитәкчесе шәһәрдә күпьеллык милли йолалар саклана, алар үз халкын, үз мәдәниятләрен данлый, дип билгеләп үтте. Камил Гилманов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның милли Сабан туе белән бәйрәм котлавын ирештерде. Дуслык билгесе итеп ул Сабан туе хуҗаларына район исеменнән бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше мәдәни-күңел ачу программасы белән алышынды. Аксубай район мәдәният йорты, Балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары тәкъдим иткән бай программа беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар саны күбәйгәннән-күбәя барды, алар Аксубай үзешчәннәренә кушылып җырладылар, биеделәр.

Аксубай туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм «Ак калфак» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре Сабан туе территориясендә күргәзмәләр, мастер-класслар, милли уеннар оештырдылар.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәр халкын таныштыру өчен якташларыбызның һәм Татарстан шагыйрьләренең китапларын алып килделәр. «Рәсемнәрдә мәкальләрр» дип исемләнгән интеллектуаль викторина бәйрәмдә катнашучылар арасында популярлык казанды. Өстәл янына төрле милләт, буын кешеләре килде һәм алар мәкальләрне теләп әйттеләр.

Мәйданда барган төрле ярышларда безнең егермегә якын спортчы катнашты. Һәрвакыттагыча, милли көрәш барган мәйдан игътибарны үзенә җәлеп итте. Биредә Ульян, Самара өлкәләреннән, Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән иң көчле көрәшчеләр җыелды. Аксубай спортчылары иң көчлеләр арасында булдылар. 95 килограммнан артык авырлык категориясендә безнең танылган Сабан туе батыры Илсур Сафин җиңүче булды. Аның бертуганы Илнур Сафин 90 килограмм авырлык үлчәмендә өченче призер булды (икесе дә Аксубай эчке эшләр бүлегеннән).

55 килограммлы авырлык категориясендә Түбән Татар Майнасыннан Халид Нурмәтов җиңүче булды. Шәрбәннән Ильяс Вафин (45 кг авырлык үлчәме) көмеш призер булды. Безнең гер күтәрүче спортчылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Рәис Бикушев (Иске Ибрай) 32 килограммлы герне 78 тапкыр күтәреп, 2 урынга чыкты. Диләрә Латыйпова да потлы герне 40 тапкыр күтәреп, шулай ук көмеш призер булды. Район вәкилләре шулай ук армспорт, бүрәнәгә менү ярышларында, уеннарда һәм конкурсларда да көчләрен сынап карадылар.

Димитровград халкы белән аралашу дәвам итәчәк. Тиздән тугандаш шәһәр халкы Аксубай җирендә узачак Сабан туена җавап сәфәре белән киләчәк.

aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*