Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Нәүрүз» театр фестивале «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачылды
Казанда «Нәүрүз» театр фестивале «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачылды

Казанда «Нәүрүз» театр фестивале «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачылды

Казанда «Нәүрүз» театр фестивале Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачылды.

Спектакль алдыннан кунакларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сәламләде.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова театр фестиваленең төрки халыкларны берләштерүче зур көч булуын ассызыклады һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен укыды.

«Нәүрүз» фестивлае — һәрвакыт яңа формалар һәм мәгънәләр эзләү, үзенчәлекле милли драматургия һәм эпос, иң мөһиме — төрле милләт вәкилләренең бер-берсенә толерантлык һәм игелекле мөнәсәбәтнең үрнәге булып тора», — диелгән сәламләүдә.

Катнашучыларга һәм тамашачыга РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин видеосәламнәрен тапшырды.

Иртәгә фестиваль программасында алты спектакль. Аларның икесе — Алмата курчак театры спектакле һәм «Учур» кыргыз яшьләр театры спектакльләре видеоязмада күрсәтелә. Иртәгәге программада — «Әкият» курчак театры, Әлмәт һәм Әтнә театрлары спектакльләре.

Кич Кабан күле буенча «Олонхо» саха театры үз спектаклен күрсәтәчәк.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*