tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылларда Сабантуйга сөлге җыю башланды: кайсы якларда әлеге гореф-гадәт күңеллерәк уза?
Авылларда Сабантуйга сөлге җыю башланды: кайсы якларда әлеге гореф-гадәт күңеллерәк уза?

Авылларда Сабантуйга сөлге җыю башланды: кайсы якларда әлеге гореф-гадәт күңеллерәк уза?

Авылларда Сабантуйга сөлге җыю башланды. Узган ел пандемия аркасында уздырмый калгангамы, быел ул аеруча күңелгә якын. Урам буйлап җырлап йөрүчеләр сагындырган. Авыл халкы да, бар эшен ташлап, сөлге җыючыларны көтә. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, бер-берсен уздырып, интернетка бәйрәм күренешләрен төшереп тарата. Алардан күренгәнчә, халык, вирус хакында онытып, шау-гөр килеп күңел ача. «ВТ» журналисты республиканың төрле районнарында яшәүчеләрнең сөлге җыю бәйрәме хакында сорашты.

Зөһрә Гарифуллина, Биектау районының Алан-Бәксәр авылы җирлеге башлыгы:

– Бүләкне бик зурлап җыябыз. Атлар җигелә, мәдәният йорты кызлары матур күлмәкләрен кия. Авыл гармун моңнарына күмелә. Бер уйласаң, әллә ни күп әйбер дә җыелмый. Әмма гореф-гадәтне саклау мөһим. Өлкәннәрнең капка саен көтәсен беләбез. Без килгәч, җырлап-биючеләре дә бар. Бүләк җыйганда, авыл уяна. Сабантуебыз бик күңелле уза. Ашыт буенда бик матур урында уздырабыз. Кунакка кайтыгыз, көтәбез.

 Алсу Данилова, Чүпрәле районының Кече Чынлы авылы:

– Бездә дә Сабантуйга бүләк җыйдылар. Атларны бизәгәннәр, кызлар-егетләр милли күлмәкләр кигән. Алардан күзләрне дә аласы килми. Клуб мөдиребез гармунчы безнең. Ул уйнап бара, кызлар җырлыйлар. Берәү дә бүләк бирмичә калмый. Һәркем үз мөмкинлегенә карап, яулык, сөлге, урын-җир җыелмасы бирә. Күңелгә шулкадәр рәхәт булды. Былтыр вирустан куркып яттык бит. Урамнарга да сирәк чыктык. Күрше-күләнгә йөрмәдек. Быел әйтерсең яңа тормыш башланды. Әллә гаиләмдәге күңелле вакыйгаларга кәефем шәп. Улымның өченче сабые туды, кызымны кияүгә сорап киттеләр. Бик күңелле мәшәкатьләр белән сөенеп яшим.

 Энҗе Якупова, Балтач районының Түнтәр авылы китапханәчесе:

– Бездә бүләк җыюны әрәпә дип атыйлар. Шөкер, гореф-гадәтләребез саклана. Безгә яшьләр ияреп, алар өйрәнеп тора. Бер егетебез колга тотып йөри. Аңа яулык, сөлгеләр эләбез. Ат арбасында йомырка өчен чиләк тә бар. Бүләкләргә дә урын җитәрлек. Бездә тагын бер гадәт бар – бүләк җыючыларга ияреп йөргән балаларга кәнфит чәчәбез. Алар шуны җыеп ала.

Фәридә Төхфәтуллина, «Яңа Гасыр» каналы алып баручысы, дүрт бала әнисе:

– Быел дүртенче бәбием туу сәбәпле, күп вакытны авылда уздырам. Насыйп булгач, сөлге җыюга да эләктек. Туган ягым Арча районының Яңа Иябаш авылында күңелемә нидер җитми калды. Элек бөтенләй башка мохит иде. Әни колхоз эшендә. Сөлге җыючылар килсә дип, бүләкне өч көн алдан әзерләп куяр иде. Ул вакытта бүләкне иртәгә Сабантуй дигән көнне генә җыялар иде. Бизәлгән атлар, гармун тавышын көткән идем. Тик булмады. Урам тулы бала-чага. Кулларында – заманча музыка таратучы аппаратура. Аларны әйдәп йөртүче бер өлкән кеше дә күрмәдем. Бәлки, мин авылдан 15 яшемдә үк чыгып киткәч, клуб мөдирләрен танымыймдыр да. Бәлки, хәзер алар урынына балалары йөри торгандыр. Узган ел булмагач, бәйрәм сагындырган. Танылган җырчылар да кайта икән әле безгә. Сабан туен Яңа Кырлайда бик матур итеп уздыралар. Ирем ягы Әтнә районының Сап Чишмә алында бөтенләй башкача. Алар, үз йолаларын онытмыйча, авыл бәйрәме ясый. Анда халык актив, бәйрәм уздырыр өчен янып-көеп йөриләр. Нинди генә бүләк бирсәләр дә, әгәр килгән кешеләр уеннарда катнашмый икән, бәйрәмнең яме югала.

Тәнзилә Идиятуллина, Кукмара районының Вахит авылы, блогер, сыер савучы:

– Бездә сөлге җыю бигрәк матур оештырыла. Алдан машиналар бара, арттан авыл халкы атлый. Үзебезнең авылда туган, хәзер Мәскәүдә яшәүче Рафил абый, ел саен кайтып, үзенең «Волга»сы белән урамга чыга. Аның артыннан энем Марс «УАЗ»ик белән бара. Алардан соң үзе ясаган трактор белән Айрат чыга. Авылдагы яше-карты аларга иярә. Урам тутырып йөриләр. Сөлге җыючыларны табыннар корып көтеп торучылар бар. Шулай итеп, кунак итәбез. Быел мин дә ишегалдында табын әзерләдем. Мич коймагы пешердем. Бергәләп тату яшәгәндә генә күңелле. Бүләккә килгәндә, аны кызганмыйбыз. Акчалата бирүчеләр дә бар. Быел безгә Фирдүс Тямаев кайта. Сабантуйны аның буш көненә туры китереп, 11 июньдә үк уздырабыз.

Лилия Гыймазова, Мамадыш районының Кече Кирмән авылы, студент:

– Бездә әле сөлге җыймыйлар. Алайса, алдан җыеп куйсаң, бәйрәм мизгелләре онытыла бит. Көне җиткәч, иртәгә Сабантуй дигәндә генә авылдашлар бүләк җыя. Бездә хәзер атлар юк инде. Ат урынына машина белән чыгалар. Авыл урамнары моңга күмелә. Күңелгә рәхәт булып китә. Иртәгә бәйрәм дигән уй белән яшисең. Кәефләр күтәрелә.

Гөлгенә Шиһапова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*