tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Кузбасста Сабан Туен үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә катнашты
Данис Шакиров Кузбасста Сабан Туен үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә катнашты

Данис Шакиров Кузбасста Сабан Туен үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә катнашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Кузбасста Халыкара шахтерлар Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты  киңәшмәсендә катнашты.

Очрашу ZOOM платформасы нигезендә онлайн форматта узды, утырышның модераторы – Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Телегин.

Данис Шакиров очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессы халыкара шахтерлар Сабантуена актив әзерлек алып бара, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, хәзерге вакытта Россиянең 21 регионыннан һәм чит илләрдән 250 делегат килүе хакында сөйләшүләр алып барыла.

Шулай ук онлайн-конференциядә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Россия Көрәш федерациясе башкарма директоры Ришат Мөбәрәкҗанов һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында бәйрәм чаралары узачак территорияләрне әзерләү мәсьәләләре каралды, шулай ук Сабан Туен уздыру концепциясе буенча фикер алышынды. Моннан тыш, утырышта катнашучыларга логотиплар, бәйрәм мәйданчыкларын бизәү өчен баннерлар һ. б. дизайн вариантлары тәкъдим ителде.

“Безнең өчен бәйрәмнең бизәлешендә милли колоритның чагылышы бик мөһим”, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Шулай ук, Дамир Натфуллин белдерүләрдә, баннерларда һәм башка материалларда татар һәм рус телләрендә язылган текстлар куллануның мөһимлеген ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 26-27 июненә планлаштырылган Сабантуй программасында төрле чаралар: иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, милли хуҗалыклар күргәзмәләре, кунаклар өчен конкурслар, ат чабышлары һ. б. каралган.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*