Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлегендә Матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге ачылачак
Татарстан Язучылар берлегендә Матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге ачылачак

Татарстан Язучылар берлегендә Матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге ачылачак

Татарстан Язучылар берлегендә Матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге эшли башлар дип көтелә. Үзәктә кардәш халыкларның әдәби әсәрләрен татар теленә һәм татар әдәбияты үрнәкләрен башка халыклар теленә тәрҗемә итү эше башкарылачак.

«Туксанынчы еллардан соң кардәш халыкларның әдәбиятын тәрҗемә итү системасы сүлпәнәйде. Рәфис Корбан рәислеге вакытында төрки халыкларның әсәрләрен татар теленә һәм киресенчә татарчадан балкар, казах, нугай һ.б. телләргә тәрҗемә итү торгызылды. Без тәрҗемә белән системалы рәвештә эш итәчәкбез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Аның әйтүенчә, матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге ТР Язучылар берлеге бинасында эшләячәк. «Грантлар белән эшләргә исәп бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча эшләнелә. Әлегә акча килеп җитмәгән, ачылу вакыты билгеле түгел. Үзәктә эшләргә теләүчеләр бар. Без һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер», — дип сөйләде ул.

 Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*