Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Театрда Нәүрүз фестивале

ВИДЕО: Театрда Нәүрүз фестивале

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 2021 елның 7-13 июнендә Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль программасында Татарстан, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан 23 театр катнаша. Тулырак алдагы язмада.

XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 6 театраль мәйдәнында тәкъдим ителә: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры, Кариев театры. Спектакльләр, шулай ук, Кабан күле яры буенда да уйналачак. Шушы һәм башка оештыру мәсьәләләре турында зур сөйләшү булып узды.
Төрки халыклар театрларын берләштерә торган бу мәдәни чара, узган ел, билгеле сәбәпләр аркасында, онлайн форматта үткән иде. Быел исә бар да уйланылганча булачак. Әйтеп үтәргә кирәк, ел саен фестиваль берәр республикага багышлана, узганы Башкорстан театрларына багышланган иде. Быел исә театраль вакыйга Себердә иҗат итүче төрки театрларга багышлана. Фестивальдә Хакасиядән ике коллектив, Алтай һәм Тывадан артистлар килүе көтелә. Гомумән алганда, 500 дән артык катнашучы булачак.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*