tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех һәм Ирек Шәрипов Якутиянең Почет билгесен алды
Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех һәм Ирек Шәрипов Якутиянең Почет билгесен алды

Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех һәм Ирек Шәрипов Якутиянең Почет билгесен алды

Татарстан һәм Якутия республикалары вәкилләре ике республиканың дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы бүген Казан Ратушасында «Якутия — Татарстан» регионара форумы кысаларында булды.

Татарстан халыклары дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов Саха Республикасының «Тынычлык һәм халыклар дуслыгын ныгыту өчен» Почет билгесе белән бүләкләнде.

Тагылган якут кинорежиссеры Никита Аржаков, Якутия халык язучысы Николай Лугинов, RUM анимация студиясе генераль директоры Игорь Шарин «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Татарстанда Якутия Республикасы көннәре бара.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*