Авылларыбыз саны елдан елгая кими бара. Ни хәтле “авылымны яратам, бер кая да китмәс идем” дип өзгәләнсә дә, авыл кешесе шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Шуңа сәбәпче булып, авылларда иң беренче эшсезлек хөкем сөрә, юллар юклыгы, су эше каралмаганлыгы, мәктәпләр ябылуы булып тора. Күңелләр никадәр сыкранса да, авылым дип нихәтле ябышып ятса да, киләчәге булмаган авылны калдырып, кешеләр китә.
Менә шуңа күңелләре кыйналган, авыл тарихын саклап калырга дип ничәмә-ничә еллар буена эзләнүләр алып барган битараф түгел кешеләр бар әле арабызда. Алар тырышлыгы аркасында бүгенге көндә Омски өлкәсенең Большеречье районы карамагында булган Тусказан, Үләнкүл һәм Чарналы авыллары тарихын мәңгеләштереп бер-бер артлы өч китап бастырылып чыкты.
14 август көнне шул китаплар авторларының берсе Җәмил кызы Асия Назырованың “ДЕРЕВНЯ ТУСКАЗАНЬ – СИБИРСКАЯ ЖЕМЧУЖИНКА” исемле китабын китап укучылар игътибарына тәкъдим итү кичәсе булып үтте. Кичәне оештыруны “Ак калфак” оешмасы активистлары һәм “ИБИР” милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары М. Катыров әфәнде ярдәме белән Ф. Чумарова алып барды. Килгән кунаклар арасында Тусказан авылы кешеләре генә түгел, Төмән өлкәсеннән килүче кунак та булуы күңелгә хуш килде. Ул – Төмән өлкәсе себер татарлары мәдәни мохтарият рәисе Фәүсия ханым Марганова иде. Шулай ук кичә барышында шагыйрә Рәкыя ханым Якубова, җирле татарларны оештыруда беренче адымнарны ясаган легендар Ләлә Измаил кызы Алимова белән Розалия Мәгарип кызы Сайганова, төбәкләрне өйрәнүчеләр җитәкчесе Зөлфия Сәгыйт кызы Ахмадеева чыгыш ясадылар һәм Асия ханымны шушы зур күләмле эшен төгәлләп җан җимеше булырлык китап язып чыгуы белән кайнар котладылар.
Зөлфия ханым А. Назырова турында тулырак мәгълумать бирә алды. Асия ханым 40 елдан артык Тусказан авылының башлангыч мәктәбе мөдире булып эшләгән кеше. Әле ул яшь укытучы булып эшләгән 1975-85 елларда балалар саны байтак булу сәбәпле, мәктәптә ике-өч укытучы укыткан вакытлар да булган. Соңгарак, авылларда яшәү кыенлашып, совхозлар таркала башлап, кешеләр эшсез кала башлагач, күпләр, эш эзләп чит якларга чыгып китү сәбәпле, авылларда укучы балалар саны күпкә кими башлый, укытучылар кадрлары да кыскартыла. Шулай итеп, авыл укытучысы Асия Назыровага мәктәп өчен бар җаваплыкны үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. Үз эшен яратып эшләгән тырыш, уңган укытучының эшен бәяләми калмыйлар, әлбәттә. “Отличник народного просвещения» дигән югары исемгә лаек дип табалар авыл укытучысын. 1997 елда ул Бөтен Россия күләмендә алып барылган “Школа года” исемле бәйгедә катнашып, “Директор года” номинациясендә җиңүче булып таныла. Бик күп рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре арасында, әлбәттә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дә рәхмәт хатлары бар.
Мәктәпне вакытында карап, утын-суын җитештереп, ясыйсы ремонт эшләрен ясатып эшләгән арада, мәктәп тирәли гөлбакча үстерергә дә вакыты җитә, укучы балаларга төпле белем бирү ягыннан да беренчеләрдән була һәм шул арада туган авылы тарихын өйрәнү, авылдашларын барлау буенча шактый мәгълуматьләр җыя башлый. Кайчан да булса бер китап бастырырмын дигән уй, бәлки, булмагандыр. Әмма җыйган материалым бер китап чыгарырлык дип сөйләгән чаклары була аның. Моннан берничә ел элек Үләнкүл җирле үзидарәсе башлыгы Ләйлә Мәүлетдин кызы Мухаметшина авыллар тарихын үзләштереп, китап итеп чыгарырга кирәк икәнлеге турында тәкъдим керткән булган, аның бу тәкъдимен хуп күреп алырга гына калган – әзер материал кул астында гына ята! Шуны әйтергә кирәк: Асия ханымның китабы белән беррәттән Чарналы авылында күп еллар укытучы булып эшләгән Әлфинур Рачапованың да “Деревня Черналы на пересечении дорог и судеб” дип исемләнгән китабы дөнья күрде.
Дәвамлы булсын эшләрегез, иҗат чишмәләрегез саекмасын, кадерле, хөрмәтле якташларыбыз! Үз тарихыбызны саклап калу – фәкать үз кулыбызда икәнлеген беркайчан да онытмыйк!
Фәгыйлә Чумарова