tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда рәссам, каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлеваның шәхси күргәзмәсе ачыла
Казанда рәссам, каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлеваның шәхси күргәзмәсе ачыла

Казанда рәссам, каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлеваның шәхси күргәзмәсе ачыла

«Бу күргәзмәгә соңгы бер ел дәвамында әзерләндек. Галереядагы традиция буенча ул җомга көнне ачылачак һәм ике ай дәвам итәчәк. Шәһәребез халкы да, чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән кунаклар да аны күрә алачак», – дип сөйләде Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Илнур Низамиев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Гөлназ Исмәгыйлева – Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Иран илләрендә үткәрелгән илледән артык күргәзмәдә үз эшләре белән чыгыш ясаучы оста. Шуңа да «Татар шәмаиле галереясы» кураторы Рөстәм Шәмсутов аны Халыкара дәрәҗәдә республиканың каллиграфияне үстерү мәктәбенең лаеклы дәрәҗәсен күрсәткән рәссамнарның берсе дип атады.

«Мин Гөлназның иҗатын ун ел дәвамында күзәтеп киләм. Бүгенге көндә ул – каллиграфия сәнгате үсешенә нык тәэсир иткән иң актив һәм нәтиҗәле рәссамнарның берсе. Бу рәссамнар арасында Гөлназ каллиграфиягә профессиональ якын килүе, эчке сизгерлеге белән бигрәк тә аерылып тора. Без аңа зур өметләр баглыйбыз», – дип әйтте ул.

Күргәзмәдә авторның 10 ел дәвамында иҗат ителгән 40 эше – тугра, шәмаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре (тезхиб) тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, пазырык хәзинәсендәге образлар аша сурәтләнгән дини формулалар һәм яңа татар шигъриятеннән өзекләрне, тезхиб жанрында ясалган ювелир бизәкләрне күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк эшләрнең һәрберсенең үз юлы, үз тарихы бар дияргә мөмкин.

«Казанда күргәзмә оештыру минем өчен аеруча да мөһим. Мин озак еллар Төркиядә укыдым, күп кенә белем тупладым һәм әлеге сәнгать төрен үзләштердем. Милләттәшләремә яратып башкарган эшләремне тәкъдим итү аеруча зур сөенеч», – дип сөйләде ул.

Гөлназ гарәп каллиграфиясендә булган төп алты язу стиленең һәрберсен кулланып эшли икән. Кайбер эшләрне иҗат итү берничә айга сузылырга мөмкин, шуңа күрә алар зур сабырлык һәм игътибар таләп итәләр, ди оста.

Гөлназ Исмәгыйлеваның иҗатына багышланган күргәзмә 20 август көнне сәгать 14:00 дә Ислам мәдәнияте музеенда ачылачак.

Диләрә Батршина

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*