tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Яңагош авылының Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм Хезмәт даны музее белән танышты
Данис Шакиров Яңагош авылының Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм Хезмәт даны музее белән танышты

Данис Шакиров Яңагош авылының Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм Хезмәт даны музее белән танышты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөек Ватан сугышы ветераны Гази Заһитовның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларда катнашты.

Мишкино авылында “Биш герой” мемориаль комплексында Гази Заһитовка һәм Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачу тантанасы булды.

Моннан тыш, Данис Шакиров Яңагош авылында Гази Заһитовның каберендә булды һәм герой бюстына чәчәкләр салды. Кунаклар шулай ук Яңагош авылының Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм Хезмәт даны музее белән таныштылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды. Шулай ук музейга хәрби тематикага багышланган китаплар һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевтан махсус бүләк – ноутбук бүләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*