tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка Мәскәү мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды
Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка Мәскәү мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды

Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка Мәскәү мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен ябу тантанасында Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка, җәмгыятьтә диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мәскәү мэры Сергей Собяниннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Рәхмәт хатын Мәскәү Шәһәре думасы Рәисе Алексей Шапошников тапшырды.

Татарстан Мәдәнияте көннәренә багышланган чара һәм гала-концерт Мәскәү Халыкара музыка йортының Светлановская залында узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр думасы һәм Хакимияте вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.

Алексей Шапошников Татарстан Дәүләт Советы һәм Мәскәү Шәһәр думасы арасындагы парламентара мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеше өчен Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде. «Безнең мөнәсәбәтләр илебез субъектларының төбәк парламентлары арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең үрнәге булып тора», — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Мәдәнияте көннәрен уздыруда ярдәм итүләре өчен республика җитәкчелеге һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сергей Собянин җитәкчелегендәге башкала хакимиятенә рәхмәт белдерде. Ул Россия башкаласында татар мәдәнияте форумының 11нче мәртәбә узуын да билгеләп үтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*